news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казан Инновацияләр үзәге тәҗрибәсе чит илләргә таратылачак, Казан Чемпионат программасы французлар җиңүе белән ачылды, Сабан туйлары дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Schneider Electric Инновацияләр үзәген ачты/ Үзәктә эшләп чыгарылган алымнар Татарстан белән генә чикләнеп калмаячак, аларны бөтен илгә таратачаклар.



Әрәм ителгән вакыт - әрәм ителгән уңыш - Марат Әхмәтов/ Министр видеокиңәшмәдә хәзерге чорда кыр эшләрен яхшы алып барган һәм акрын темпта эшләгән районнарны атады.



Французлар Дөнья чемпионатын Казанда Австралия командасын җиңү белән башлады/ Дидье Дешам уенчылары “соккеруз”ны 2:1 исәбе белән җиңде, җиңү китергән голны Поль Погба кертте.



Мин һәр чит ил кунагының Казаннан түбәтәй, чәкчәк белән китүен телим – чемпионат илчесе/ Екатерина Скулкина чит ил кешеләрендә Казанга карата кызыксыну зур булуын билгеләп узды.



Түбән Кама Сабан туенда 3 меңнән артык артист катнашты/ Татарстан Президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов Түбән Кама халкына Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләре җиткерде.

Əлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина Казахстанда дәрәҗәле фестиваль лауреаты булды/ Театрның "Медея. Материал" спектакле үзенең беренче җиңүенә иреште.

Чемпионат вакытында Бауман урамында татар альтернатив музыкасы йолдызлары чыгыш ясаячак/ Алты көн дәвамында Казан кунаклары һәм шәһәр халкы заманча татар альтернатив музыкасының барлык юнәлешләре белән таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100