ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Əлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина Казахстанда дәрәҗәле фестиваль лауреаты булды

16 июнь 2018, 17:52 , Фото: архив/Рамиль Гали

Əлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина Казахстанда дәрәҗәле фестиваль лауреаты булды Театрның "Медея. Материал" спектакле үзенең беренче җиңүенә иреште.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Əлмәт театрының тәүге тапкыр конкурслы фестивальдә катнашкан "Медея. Материал" спектакле үзенең беренче җиңүенә иреште.

"Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстларына нигезләнгән сәхнә композициясе буенча режиссер Эдуард Шахов куелышындагы "Медея. Материал" спектакле Казахстанның Астана шәһәрендә үткәрелгән "Samgau" VI халыкара театр фестивалендә диплом иясе булды. Актрисабыз Мәдинә Гайнуллина "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулады", - дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.

  • "Samgau" VI халыкара театр фестивале Астананың 20 еллыгына багышланды. Конкурска тәкъдим ителгән 30 эш арасыннан 12 спектакль сайлап алынган булган. Жюри әгъзалары арасында - Казахстанның, Кыргызстанның һәм Россиянең күренекле театр белгечләре. Конкурста спектакльләрдән тыш катнашучылар өчен мастер класслар һәм экскурсияләр дә оештырылган.

"Медея. Материал" - Əлмәт театрының яңа сезон премьерасы. Премьераны беренчеләрдән булып "Татар-информ" хәбәрчеләре тамаша кылган иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10