ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Мәдәният

Чемпионат вакытында Бауман урамында татар альтернатив музыкасы йолдызлары чыгыш ясаячак

16 июнь 2018, 18:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Чемпионат вакытында Бауман урамында татар альтернатив музыкасы йолдызлары чыгыш ясаячак
Алты көн дәвамында Казан кунаклары һәм шәһәр халкы заманча татар альтернатив музыкасының барлык юнәлешләре белән таныша алачак.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 мәдәни программмасы кысаларында җәяүлеләр йөри торган Бауман урамы Сәнгать территориясе булачак. Анда шулай ук заманча татар альтернатив музыкасы вәкилләре дә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Алты көн дәвамында Казан кунаклары һәм шәһәр халкы заманча татар альтернатив музыкасының барлык юнәлешләре белән дә таныша алачак. Йолдызлар үз композицияләрен рок, джаз-рок, альтернатив рок, хип-хоп һәм r&b, инди-стоп, синти-поп, кантри, фьюжн һәм инструменталь музыка стильләрендә башкарачак.

Барлыгы алты концерт булачак. 15 июньдә Sound System һәм Рәдиф Кашапов катнашында тере тавышлы беренче сейшн булды. 19 июньдә Гөлназ Батталова, Илгиз Шәйхразиев, Malsi Music, K-Ru чыгыш ясаячак.

23 июньдә The CheekLaWeek, Марат Сөләйманов, Bulat Shaymi чыгышлары көтелә. 26 июньдә кунаклар GAUGA, Карт Аяк, Илназ Сафиуллинны, 29 июньдә - Djiin City, Азат Гыймадиевны тыңлый алачаклар. Бушлай концертларны 5 июльдә Tatar boy, Abadeli, Juna тәмамлаячак.

Концертлар 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Бауман урамында, Казан мәчесе һәйкәле янында булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10