news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады, Нурсолтан Назарбаев КФУның мактаулы докторы булды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады / Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итү традицияләре туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән, диелә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде / Галиев мәчетендәге Ураза бәйрәмендә Президент Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Нурсолтан Назарбаев КФУның мактаулы докторы булды / "Бу миңа елга бер тапкыр булса да сезгә килеп лекция уку җаваплылыгы өсти", - диде Казахстан Президенты.

Казахстан Президенты Татарстанны Россиянең уңышлы төбәкләренең берсе дип белдерде / Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Татарстанның икътисади уңышларын билгеләп үтте.

Футбол матчлары көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәте буенча үзгәрешләр билгеле булды / Уен көннәрендә, “Казан-Арена” тирәсендә уен башланырга - 4 , уен тәмамланган соң 2 сәгать дәвамында хәрәкәт чикләнә.

Казан туристлары Татарстаннан “Зәңгәр шәл”, “Батыр” чәе, “Шүрәле” кайнатмасы алып китә ала / Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә милли сувенирлар тәкъдим ителде.

Әлфия Йосыпова диссертацияләргә таләпләр арту аларның саны кимүгә китерә дигән фикердә / Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр саны кимү сәбәпләрен атады.

"Бельгия татарлары" вәкиле Голландия радиосында Татарстан турында сөйләде / Регина Вәлиева Россиягә, Казанга килгән җанатарларны нинди атмосфера көтүе хакында сөйләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100