ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Казахстан Президенты Татарстанны Россиянең уңышлы төбәкләренең берсе дип белдерде

15 июнь 2018, 17:14 , Фото: tatarstan.ru

Казахстан Президенты Татарстанны Россиянең уңышлы төбәкләренең берсе дип белдерде Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Татарстанның икътисади уңышларын билгеләп үтте.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүдә республиканың уңышларына югары бәя бирде. Очрашу бүген Казан Кремлендә узды.

“Россия Федерациясе – ул аның төбәкләре. Татарстан бүген Россиянең үсеш алган һәм уңышлы төбәкләренең берсе. Икътисад, инновацияләр, мәгариф һәм башка мәсьәләләр буенча да алдынгы”, - диде Назарбаев.

Встреча  Президента Республики Казахстан Назарбаева Н.А. и Президента Республики Татарстан Минниханова Р.Н. в расширенном составе.

“Санкцияләр аркасында сезнең икътисад үсә. Сез ел саен үсешкә ирешәсез. Россиянең бөтен төбәге дә хәзер алай булдыра алмый. Россия белән уртак үзара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан әйдәп баручы урыннарның берсен били”, - дип билгеләп үтте Казахстан Президенты.

Икътисади, фәнни һәм башка уңышлар республикаларны бәйләп торучы гына түгел: “Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан белән безнең иң якын мөнәсәбәтләр. Безнең халыкларның якын булуы барысына да билгеле: безгә тәрҗемәче кирәкми. Безне тарих бәйли: мәдәният тарихы, аралашу тарихы”, - дип белдерде Казахстан лидеры.

Встреча  Президента Республики Казахстан Назарбаева Н.А. и Президента Республики Татарстан Минниханова Р.Н. в расширенном составе.

  • Бу очрашуга кадәр Нурсолтан Назарбаев Татарстанда соңгы тапкыр 13 ел элек булган. Хәзер ул тугандаш республикада ешрак булырга ниятли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10