ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

15 июнь 2018, 07:08

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итү традицияләре туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән, диелә.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлады. 

"Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме – Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

Бу көннәрдә миллионлаган мөселман якты сөенеч һәм канәгатьлек хисләре кичерә, Аллаһы Тәгаләгә аның чиксез рәхмәт-мәрхәмәте өчен олылау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Коръән Кәрим кушканнарын төгәл үтәп, изге Рамазан ае дәвамында ураза тотып, мөэминнәр ихлас догалары белән җаннарына сафлык өстәде, өммәтнең әхлакый нигезләре тагын да ныгуга үз өлешен кертте.

Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итүдә ата-бабаларыбызның күпгасырлык дини, рухи традицияләре чагылыш таба. Алар дуслык һәм татулык идеяләренә, туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән. Республикабызда мөселманнарның хәйриячелек һәм иганәчелек рәвешләре елдан-ел төрлеләнә баруы, аларның халыкның киңрәк катлавына игелекле эшләр кылуы гаять куанычлы күренеш. Бик күп урыннарда авыз ачу мәҗлесләре уздырыла. Республика ифтарына гына да ун меңгә якын кеше җыелды.

Бик күп милләт һәм төрле дин тотучылар вәкилләре дус-тату гомер кичергән Татарстанда Ураза гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе. Шунысы да мөһим: быел үзенчәлекле рухи традицияләребез белән Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да таныша алачак.

Дин тотучыларның бу көннәрдә камилләшүгә, шәфкатьлелек һәм миһербанлыкка омтылышы тагын да ныгый, алар бергәләп гыйбадәт кыла, мул табыннар тирәли җыелыша.

Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын! Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!" - диелә Татарстан Республикасы
Президенты котлавында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10