news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

14 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлары фестивален ачты, Татарстан мөфтие республикада яшәүчеләрне якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады.

Татарстан мөфтие республикада яшәүчеләрне якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады / Сезне Ураза бәйрәме белән тәбриклим һәм балаларның күңелләрен күтәреп бүләкләр бирергә чакырам, диелгән котлауда.

Рөстәм Миңнеханов туп кебек ясалган рекордлы чәкчәктән авыз итте / Туп кебек ясалган чәкчәкнең авырлыгы 4 мең килограммнан артык.

Ким Миңнуллин татар теле буенча диссертацияләр саны кимүне зыянлы күренеш дип бәяли / Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры татар теле һәм әдәбияты буенча диссертацияләр саны кимүнең сәбәпләрен атады.

Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлары фестивален ачты / 14 июньнән 15 июльгә кадәр Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында FIFA Fan Fest җанатарлары фестивале уза.

Казанның урам чатырларында 100 волонтер 6 телдә хезмәт күрсәтә / “Алар - Татарстанның төрле уку йортларында туризм юнәлеше буенча укучы студентлар”, - диде Сергей Иванов.

Айрат Фәррахов пенсия яшен арттыру турында үз фикерен белдерде / Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат пенсия реформасыннан соң гына пенсия күләме артачагына ышана.

Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе туристларга кызыклы төп-5 урынны атады / Сергей Иванов Казан Кремлен, Зөя, Болгар шәһәрләрендә булырга, Казан концертын тамаша кылырга әйтте.

Италия Татар диаспорасы Сабан туе үткәрергә әзерләнә / Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итәчәк.

Көрәш буенча киләсе дөнья чемпионатын Кырымда үткәрергә тәкъдим иттеләр / Кырымның Көрәш федерациясе җитәкчесе Әнвәр Усеинов ярымутрауда чемпионат үткәрергә бөтен шартлар бар дип белдерде.

Казанда Көрәш буенча дөнья чемпионатына килгән Болгария командасының ачык күнекмәләре узды / Көрәш буенча дөнья чемпионаты Миңгәр авылында үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100