ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Көрәш буенча киләсе дөнья чемпионатын Кырымда үткәрергә тәкъдим иттеләр

14 июнь 2018, 15:40

Көрәш буенча киләсе дөнья чемпионатын Кырымда үткәрергә тәкъдим иттеләр Кырымның Көрәш федерациясе җитәкчесе Әнвәр Усеинов ярымутрауда чемпионат үткәрергә бөтен шартлар бар дип белдерде.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Кырымның Көрәш федерациясе рәисе Әнвәр Усеинов 2019 елда Көрәш буенча дөнья чемпионатын Кырымда үткәрергә тәкъдим итте. Ул бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

“Безнең Көрәш федерациясендә 3 меңнән артык спортчы исәпләнә. Көрәш бездә бик популяр. Россиянең Көрәш федерациясе бүлеге буларак эшләгәч, безгә федерация һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булганын да әйтәсем килә”, - диде Әнвәр Усеинов.

Кырым вәкиле Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтовка мөрәҗәгать итеп, киләсе елларда көрәш буенча дөнья чемпионатын Кырымда уздырырга тәкъдим итте. “Хәзер автомобиль күпере бар, тимер юлныкы да булачак. Бездә Татарстанда кебек үк булмаса да, зур спорт чараларын кабул итәрлек объектлар бар”, - дип ассызыклады Кырымның Көрәш федерациясе җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10