ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлары фестивален ачты

14 июнь 2018, 18:34 , Фото: Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлары фестивален ачты 14 июньнән 15 июльгә кадәр Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында FIFA Fan Fest җанатарлары фестивале уза.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлары фестивален ачты. Турнирның барлык 64 матчын карау өчен Бердәнбер рәсми мәйданчык “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданда урнашкан.

“Безнең өчен чемпионатны кабул итү зур горурлык. Бүген беренче матч Мәскәүдә узачак, ике көннән уеннар Казанда башлана. Бу мәйданчык махсус җанатарлар, шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен булдырылган”, - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов чарага җыелучыларга.

Татарстан Президенты барысына матур футбол уеннары, ә кунакларга Казанның ошавын һәм аларның янә бирегә килүләрен теләде.

Аннары “Рубин”ның легендар капкачысы һәм футбол буенча Россиядә 2018 елгы Дөнья чемпионатын оештыручы шәһәр – Казан илчесе Сергей Рыжиков сүз алды.

“Без, ниһаять, футбол бәйрәмен көтеп алдык. Үз җыелма командаларыгыз өчен җанатыгыз, без бердәм булганда – җиңелмибез”, - диде Рыжиков.

Сәхнәдә республиканың иҗат коллективлары “Welcome to Kazan! Добро пожаловать в Россию! ” театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Ул Казан, Татарстан һәм Россиянең тарихи, мәдәни традицияләре, шулай ук спорт мирасы турында иде.

18.00 сәгатьтә биредә Россия-Согуд Гарәбстаны беренче матчыннан туры трансляция башланды.

Fan Fest 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак, бары тик 29 июнь, 5 июль, 8, 9, 12 һәм 13 июль көннәре ял булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10