Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
14 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казан киләсе ел башында "Хоккей йолдызлары атнасы"н кабул итәчәк, ТР мәдәният министры вазифасыннан китте, "Рубин" белән "Ак Барс" көндәшләрен җиңде.
ТР Президенты: Татарстанда "Хоккей йолдызлары атнасы" хоккей уеннарының абруен күтәрәчәк/ "Хоккей йолдызлары атнасы"н көтәбез, бу - искиткеч бәйрәм булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Айрат Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителде/ Татарстан Президенты отставкага киткән министрны “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләде.
“Татмедиа”да 80гә якын кеше “Тоталь диктант” язды/ Акциядә катнашучыларга текстны “Избиратель Татарстана” журналы мөхәррире Альберт Карпов укыды.
“Тормышмы бу?” - Камал театры 110 ел элек Гаяз Исхакый куйган сорауны яңадан куйды/ Режиссер Айдар Җаббаров спектакльне язучының 1909 елда язылган шул исемдәге әсәренә нигезләнеп сәхнәгә куйган.
КФУның татар халык хоры Латвия татарлары белән очрашачак/ Татар халык хоры беренче тапкыр чит илгә гастрольгә чыга.
“Сәләт”тә катнашырга теләүчеләрдән “Тулпар” конкурсына гаризалар кабул ителә/ Конкурста якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче 12-18 яшьлек балалар һәм яшләр катнаша ала.
Казанның "Рубин" командасы Пермьдә зур җиңү яулады/ Команда 3:0 исәбе белән "Амкар" командасын отты.
“Ак Барс” финалны җиңү белән башлады/Станислав Галиевның ике алкасы “Ак Барс”ка җиңү китерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз