ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Салехард татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушыла
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Айрат Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителде

14 апрель 2018, 09:13 , Фото: архив/Султан Исхаков

Айрат Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителде Татарстан Президенты отставкага киткән министрны “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләде.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин отставкага китте. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында традицион республика киңәшмәсендә билгеле булды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Сибгатуллин Айрат Миңнемулла улын, пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә, үз теләге белән Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифасыннан азат итәргә”, - диелгән республика башлыгы боерыгында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов отставкага киткән министрны “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләде.

Айрат Сибагатуллин төбәкнең Мәдәният министрлыгын 2011 елдан бирле җитәкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10