news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Анкарада төрки телле илләренең корылтае башланды, Татарстаннан Үзбәкстанга регуляр очышлар оештырыла, Татарстанда томан төшүе көтелә.

Шәхси оешмалар һәм дәүләт партнерлыгы инфраструктураны яңарту мөмкинлеген бирә – Президент/Коммуналь инфраструктураның һәр бишенче объекты концессиягә тапшырылган.

Анкарада төрки телле илләрнең корылтае башланды/Халыкара фәнни җыенда Татарстаннан Казан (Идел буе) федераль университеты галиме Флера Сәйфулина катнаша.

Шикәр чире белән авыручыларның өчтән берен генә ачыклый алабыз – Александр Поздняк/Дөньяда шикәр чиреннән үлүчеләр, сан буенча, барлык үлем-китемнәр исемлегендә өченче урынында тора.

Татар галимнәре әдәби журналларда тәнкыйть торышы турында фикерләшергә уйлый/“Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән "түгәрәк өстәл" узачак.

Үзбәкстан авиакомпанияләре чартер рейслары башкарачак/Хәзерге вакытта Татарстаннан Үзбәкстанга регуляр очышлар оештырыла.

Казанның ике паркында яктыртылган чаңгы трассалары барлыкка киләчәк/Казанлылар Җиңү паркы һәм «Крылья Советов» паркында чаңгыда шуа алачак.

Иртәгә аерым районнарда томан булачак/Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия хоккейчылары Карьяла кубогында икенче булды/Команда данын "Ак Барс" клубының ике хоккейчысы да яклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100