ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты
2018 елда Казанда иске батарейкалар җыю өчен 60 контейнер урнаштырылачак
Америкада Булат Йосыповның «Бабич» фильмын күрсәттеләр

Татар дөньясы

Татар галимнәре әдәби журналларда тәнкыйть торышы турында фикерләшергә уйлый

13 ноябрь 2017, 17:09 , Фото: Султан Исхаков

Татар галимнәре әдәби журналларда тәнкыйть торышы турында фикерләшергә уйлый 22 ноябрьдә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән "түгәрәк өстәл" узачак.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 22 ноябрьдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (К.Маркс ур., 12 йортта) “Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән “түгәрәк өстәл” оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов хәбәр итте.
 
“Түгәрәк өстәл”не Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдәбият белеме бүлеге һәм Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе - язучы, әдәбиятчы Гали Рәхимнең (1892-1943) тууына 125 ел; әдәбиятчы, профессор Галимҗан Нигъмәтинең тууына 120 ел тулуга багышлап уздыра, - ди Әлфәт Закирҗанов. - Монда  Галимҗан Нигъмәти һәм Гали Рәхимнең эшчәнлеге һәм хәзерге татар әдәбияты турында сөйләшү булыр, дип көтелә. Чарада әдәбият фәненең теоретик проблемалары: иҗат методы, әдәби юнәлешләр һәм агымнар, чагыштырма әдәбият белеме, терминнар һәм башкалар турында фикер алышу каралган. Әдәбият тарихы һәм хәзерге әдәби барыш, әдәби әсәрне шәрехләү мәсьәләләре көнүзәк мәсьәләләргә әверелеп бара. Хәзерге әдәби барышта тәнкыйтьнең урыны ни хәлдә? Әдәби журналларда тәнкыйть  мәсьәләсе ничегрәк, безгә болар хакында бер-беребезнең фикерләрен өйрәнергә кирәк”.
 
Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (К.Маркс ур., 12 йортта)“ Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән “түгәрәк өстәл” узачак. Анда татар галимнәре, язучылар катнашыр, дип көтелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр