ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә Хезмәткә рәхмәт белдерү көне бәйрәм ителә
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Анкарада төрки телле илләрнең корылтае башланды

13 ноябрь 2017, 11:48

Анкарада төрки телле илләрнең корылтае башланды Халыкара фәнни җыенда Татарстаннан Казан (Идел буе) федераль университеты галиме Флера Сәйфулина катнаша.

(Истанбул, 13 ноябрь, “Татар-Информ”, Рушания Алтай). Бүген Төркия башкаласы Анкарада төрки телле илләр корылтаеның эшчәнлеге башланды.

Фәнни җыен “Яңа Төркия” стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан үткәрелә. Ул Төркия дәүләт президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның бу елны “Төрек теле елы” дип игълан итүе кысаларында “Телдә, фикердә, эштә – берлек” девизы астында оештырыла.

Корылтайда Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Кырым, Төрекмәнстан, Төньяк Кипр, Үзбәкстан кебек төрки илләр белән бергә Россия Федерациясенннән – Татарстан, Алтай, Башкортстан, Тыва, Хакасия, Чувашстан Республикалары, шулай ук Албания, Алжир, Босния, Германия, Грузия, Иран, Корея, Косова, Кытайның Уйгыр җөмһүрияте, Молдовия, Монголия, Румыния, Сербия, Украина, Япония, Әфганстан кебек илләр катнаша.

Чарада төрле секцияләрдә 300дән артык доклад тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә “Яңа Төркия” стратегик тикшеренүләр үзәге. Аның белдерүенчә, корылтайда “Уртак тел - төрекчә”, “IT һәм аралашу теле буларак, төрки телләрнең кулланышы”, “Төркичә алфавит һәм язу”, “Белем бирү теле буларак төркичә телләр”, “Тел сәясәте һәм төркичә телләрнең кулланышы”, “Глобальләшү процессында төрки дөнья һәм төркичә”, “Тәрҗемә һәм төркичә”, “Төрки телләрне өйрәнүнең торышы”, “Төрки телләрдә термин мәсьәләсе”, “Туган тел һәм чит тел буларак төрекчәне өйрәтү”, “Төрекчәнең башка телләр белән мөнәсәбәте”, “Дәүләт һәм белем теле буларак төрекчә”, “Төрки телләр белән бәйле фәнни тикшеренүләр” кебек темаларның яктыртылуына өстенлек бирелә.

Өч көн дәвам итәчәк корылтайда Татарстаннан Казан (Идел буе) федераль университеты Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе галимәсе Флера Сәйфулинаның катнашуы көтелә. Ул “Татарстанда чит тел буларак төрекчәнең укытылуы” дигән темага чыгыш ясаячак.

Җыенда шулай ук Татарстан фән үзәкләре белән тыгыз элемтәдә торучы Әрҗан Алкая, Фикрәт Төрекмән, Мостафа Өнәр кебек филология профессорлары да катнаша. Фырат университеты галиме Әрҗан Алкая төрки телләр арасында татарчаның роле, аның таралу аланы һәм кулланышы турында сөйләячәк. Татар халкы һәм теленә кагылышлы чыгышларның байтак булуы күзгә ташлана. Әйтик, Төркия галимнәре Әминә Атмаҗаның “Литвада ике төрки кавем: татарлар һәм караимнәр”, Мурат Өзшахиның “Татар-башкорт исемнәрендә – төсләр”, Тургай Узун һәм Гөлсинә Узунның уртак хезмәте “Җәдитчелек, алгарыш һәм тел”, Йылмаз Өзкаяның “Россия төрки халыкларында җәдитчә укыту һәм беренче мәктәп дәреслекләре” кебек докладларда өлешчә татар тарихына, теленә, чорның территориаль сәясәтенә, мәгърифәтчеләренә, диалектология фәненә, татар гореф-гадәтләренә кагылышлы мәгълүматлар бирелә.

Төркичә сөйләшүче илләр корылтае эшчәнлеге 16 ноябрьдә тәмамлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр