news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә, Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар.

Татарстан кызы Олимпиадада көмеш медаль яулады / Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль алды.

Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар / Бүген авылда балалары авыртып хастаханәгә озатылган гаиләләрдә дезинфекция чаралары үткәрелгән. Мәктәптә карантин. 

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә / Милли Шура рәисе төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә Новосибирск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.

Чыңгыз Айтматов турындагы фильмга карата тәүге әңгәмә Татарстан Президенты белән булган / Кызганыч, Минтимер Шәймиев белән очрашып булмады; ул - Ч.Айтматовны соңгы тапкыр йөзгә-йөз күргән кеше, ди фильм режиссеры.

12 - 18 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы / 17 февральдә Казанда “Мирас” татар музыкасы фестивале башланып китә.

Фәрит Мөхәммәтшин Чүпрәле районы Советының 24нче утырышында катнашты / Дәүләт Советы рәисе кече хуҗалык итү формаларын үстерүгә һәм инвесторларны җәлеп итүгә игътибар итәргә чакырды.

Татар егете татарча клавиатура эшләгән / “Басма” исемле клавиатурада алты татар хәрефе аерым төймәләрдә урнашкан.

Африкада татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды / Төп халкы мөселман булган Нигерда коеларга Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин, имам Шамил исеме бирелгән.

Мәскәүдә сугыштан соңгы беренче Сабан туен оештырган Мөхәммәт Миначев вафат булды / Тумышы белән Түбән Новгородтан булган татар активисты бүген Мәскәүдә җирләнә.

Роспотребнадзор Әлмәт мәктәбендәге куркыныч бассейнны суд аша ябуны таләп итә / Әлмәттәге 25нче мәктәпнең 7нче сыйныфында белем алучы өч укучы физкультура дәресе вакытында хлор пары белән агуланган.

Казан төзелеш университетында югары уку йортлары өчен татарча “Физика” китабы нәшер ителде / 15 февральдә 12.00 сәгатьтә Казан төзелеш университетының Мәгълүмати-мәгариф киңлегендә (3 нче бина, 1 нче кат)"Физика" китабын тәкъдим итү була.

В.Шәйхразиев һәм Новосибирск губернаторы татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште / Андрей Травников белән очрашуда Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең бина мәсьәләсе күтәрелде.

#атнабай флешмобына Татарстанның атказанган артисты Резеда Шәрәфиева да кушылды / Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100