ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

В.Шәйхразиев һәм Новосибирск губернаторы татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште

12 февраль 2018, 19:32 , Фото: tatar-congress.org

В.Шәйхразиев һәм Новосибирск губернаторы татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште Андрей Травников белән очрашуда Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең бина мәсьәләсе күтәрелде.

(Казан, 12 феврал, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников белән очрашты. Алар өлкәдә яшәүче татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә.

"Андрей Травников белән очрашуда Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең бина мәсьәләсе күтәрелде. Губернатор мәсьәләне уңай хәл итү өчен күрсәтмәләр бирде. Шулай ук мохтарият әгъзалары күтәреп чыккан Чад татарларының тарихын өйрәнү һәм үзәк булдыру турындагы инициативалар, Новосибирскидан 65 км ераклыкта урнашкан Чад татарларының Йорт-Ора авылын этно-мәдәни һәм туристик үзәк хәленә китерү мәсьәләләре каралды", диелә әлеге хәбәрдә. 

 

"Татар-информ" Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр