ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Дин

Африкада татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды

12 февраль 2018, 11:51 , Фото: dumrt.ru

Африкада татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды Төп халкы мөселман булган Нигерда коеларга Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин, имам Шамил исеме бирелгән.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Африкада татар дин галимнәренең исемнәре белән аталган биш кое барлыкка килде. Болар -  Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин һәм имам Шамил. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Африка илләренең берсендә – төп халкын мөселманнар тәшкил итүче Нигерда биш кое эшләнгән. Алар берничә җирле авылларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Әлеге башлангыч сусызлыкка тилмерүчеләрне аңлап, бу хәлгә битараф булмаган Россия мөселманнары – Halalstarter @halalstarter проекты волонтёрлары Россия Вакыф фонды ярдәме һәм Рәсүл Тавдиряков тырышлыгы белән тормышка ашырган, диелә әлеге хәбәрдә.

Әлеге авыл җирлекләре ярымчүлле климатик шартларда урнашканнар һәм аларда медицина ягыннан, электр уты һәм су белән тәэмин ителеш юк. Алар үзләренең яшәү урыннарына су алып килү өчен берничә сәгать вакытларын сарыф иткәннәр. Үз яннарында коелар казып ачу алар өчен зур шатлык.

Инициатив төркем кешеләре аңлатканча, әлеге татар галимнәренең "бар тормышы һәм эшчәнлеге татар халкы өчен яшәү көче чыганагы кебек булган”. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр