Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
10 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Айсылу" - 2017 елда иң күп каралган татар фильмы, Татарстан Диния нәзарәте татар теле курсларына гариза җыя, Иске Яңа елда суык булачак.
Рөстәм Миңнеханов епархияләргә автомобиль ачкычлары тапшырды/ Татарстан Президенты Казан епархия идарәсендә республика митрополиясе архиерейлары белән очрашты.
“Айсылу” – 2017 елда иң күп каралган татар фильмы/ “Айсылу” – Казан дәүләт мәдәният институты кинематографистлары эше.

“Татарча диктант”ның билгеләре сайтка кертелде/ Нәтиҗәләр белән http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша кереп танышырга була.

Татарстан Диния нәзарәте татар теле курсларына гаризалар кабул итә/ Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә дә оештырыла.

“Хәләл” стандартлары буенча комитет беренче тапкыр боланнарны хәләл чалуны оештырды/ Комитет белгечләре боланнарны чалуны карап-өйрәнү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды.

Әлфия Миңнуллинага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды/ 2018 елның 1 гыйнварында Әлфия Туфан кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Иске Яңа елда Татарстанда салкын һава торышы көтелә/ 13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз