ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды
Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән
Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак
Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган

Татар дөньясы

“Татарча диктант”ның билгеләре сайтка кертелде

10 гыйнвар 2018, 17:29 , Фото: Рамиль Гали

“Татарча диктант”ның билгеләре сайтка кертелде Нәтиҗәләр белән http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша кереп танышырга була.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарча диктант”ның билгеләре сайтка урнаштырылган. Аларны http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша кереп белергә була.

Эзләү юлында диктант язган кешенең исем-фамилиясен кертсәң, нинди билгегә язганы күренә.

Искәртеп үтик, 2017 елның 25 нче ноябрендә Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә "Татарча диктант" яздылар. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде. Татарча язу буенча үз белемен 2 меңләп кеше тикшереп карады.

Бөтен дөнья буенча статистика түбәндәгечә:

“5ле” алучылар – 29 процент;

“4”ле гә язучылар – 27 процент;

“3”ле алучылар – 36 процент;

“2” ле – 8 процент.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр