ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды
Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән
Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак
Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган

Җәмгыять, Дин

Рөстәм Миңнеханов епархияләргә автомобиль ачкычлары тапшырды

10 гыйнвар 2018, 16:04 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов епархияләргә автомобиль ачкычлары тапшырды Татарстан Президенты Казан епархия идарәсендә республика митрополиясе архиерейлары белән очрашты.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан епархия идарәсендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Республика лидеры дин вәкилләрен Раштуа белән котлады һәм епархияләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с архиереями Татарстанской митрополии Русской Православной Церкви. Фото: Михаил Фролов

«Лада Ларгус» җиңел автомобильләре епархияләр карамагындагы хәйрия оешмалары кирәк-яраклары өчен каралган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с архиереями Татарстанской митрополии Русской Православной Церкви. Фото: Михаил Фролов

Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве вәкилләренә төбәктә үзара аңлашу, килешү һәм тынычлык өчен рәхмәт белдерде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с архиереями Татарстанской митрополии Русской Православной Церкви. Фото: Михаил Фролов

Татарстан территориясендә 2019 дини объект, шул исәптән 1440 мәчет һәм 521 православие чиркәве эшли. Барлыгы 1862 дини оешма теркәлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр