Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
10 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Зәй" агрофирмасы җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча республикада алда бара, Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арта.
Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Мин күкне сайлыйм” авиабәйрәмен яшьләр өчен дип исәпли / Казансу акваториясе өстендә “Миллениум” күпереннән Ленин дамбасына кадәр 200-800 метр биеклектә легендар хәрби машиналар ике тапкыр очыш ясады.
Яңа форматта бастырылган Коръән Галимҗан Баруди басмасына нигезләнеп бизәлгән / Басманы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә һәм Коръән хафизлар, Коръән фәне белгечләре төркеме әзерләгән.
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Гадел хөкем йортын ачты / Яңа объект дүрт катлы бинадан гыйбарәт, биредә 100 хезмәткәр эшләячәк һәм көн саен 550 кешене кабул итәчәк.
Санкт-Петербург режиссеры татарлар үзләренең милли мәдәниятен саклап калган дип белдерде / Рус режиссеры Егор Чернышовны Буа дәүләт театрында татар телендә спектакль куярга чакырдылар.
Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арта - Фирая Сабирова / 4 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсез санала.
Раил Садриев: Буада үткәрелгән театраль проектларның максаты – татар авылын саклап калу / Буа дәүләт драма театры директоры яшьләр авылда яшәргә теләмәгәнгә борчылуын белдерде.
Болгар ислам академиясе абитуриентларының иң әзерлеклеләре Дагыстаннан килгән / Болгар ислам академиясенең абитуриентлар өчен җәйге мәктәбендә 70 кеше катнаша.
Буа театры яшь артисты Ильяс Юнусов: Артистлыкка уку – вакыт әрәм итү, театр – үзе укытучы / "Укып кына артист булып булмый”, – ди Буа театрында ике ел артист булып эшләүче Ильяс.
Татарстан районнарында яуган яңгырлар урып-җыю эшләрен акрынайткан / Бер тәүлектә 12 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган, 31 мең тоннага якын ашлык җыеп алынган.
Болгар ислам академиясе абитуриенты укырга чит илгә барып йөрисе юк дип исәпли / Академиянең быелгы абитуриентлары арасында Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров та бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз