ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арта - Фирая Сабирова

10 август 2018, 15:57 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арта - Фирая Сабирова 4 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсез санала.

(Казан, 10 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арту күзәтелә. 400 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсез санала. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның атказанган табибы Фирая Сабирова хәбәр итте.

"Бу проблема, хатын-кызларда гына түгел, ир-атларда да очрый. Күп очракта нәселсезлеккә китергән авырулар белән ир-атлар интегә. Россиядә 15 процент пар балага уза алмый. Татарстанда да 4 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсезлек буенча исәптә торган. Әлбәттә, әлеге исемлектән төшүчеләр дә бар. Ләкин бу сан башка еллар белән чагыштырганда арта бара. Хәзерге вакытта бу парларның күбесе ЭКО (ясалма орлыкландыру) процедурасына үз чиратларын көтә", - диде ул.

Фирая Сабирова сүзләренчә, бала таба алмау күп очракта төрле инфекцион авырулар, абортлар һәм организмдагы гормональ үзгәрешләр белән бәйле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10