ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясе абитуриенты укырга чит илгә барып йөрисе юк дип исәпли

10 август 2018, 19:35 , Фото: скриншот из видео, Салават Камалетдинов

Болгар ислам академиясе абитуриенты укырга чит илгә барып йөрисе юк дип исәпли Академиянең быелгы абитуриентлары арасында Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров та бар.

(Болгар, 10 июль, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Болгар ислам академиясендәге җәйге мәктәптә укучы абитуриентлар арасында Россия ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге директоры булып эшләүче Ибраһим хәзрәт Сабиров та бар. Ул дини белем алыр өчен чит илгә укырга барып йөрисе дә юк дип исәпли. Ибраһим хәзрәт "Татар-информ" хәбәрчесенә шул фикерен әйтте.

"Минем өчен дини гыйлем алуны дәвам итәргә уникаль мөмкинлек барлыкка килде. Болгар ислам академиясендә сыйфатлы белем алу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Безнең белән ислам дөньясының иң көчле галимнәре эшли. Чит илгә барып йөрисе дә юк. Болар барысы да үзебездә", - дип сөйләде Ибраһим хәзрәт.

  • Болгар ислам академиясенең 6-14 август көннәрендә уза торган җәйге мәктәбендә абитуриентларга шәех Абдурразак Ас-Саади, шәех Исмаил Болбол, шәех Люай Аль-Хәлили кебек ислам дөньясының күренекле галимнәре белем бирә. Биредә 70 абитуриент белем ала.
  • Болгар ислам академиясенә быел 40 студент кабул ителәчәк. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10