news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Чиләбе өлкәсенә эш сәфәренә барды, Өлкәннәр көне билгеләп үтелде, Камал һәм Кариев театрларында сезон ачыла.

Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште/ Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы үзара файдалы элемтәләр ныгыр һәм үсәр дигән ышаныч белдерде.



Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады/ Дәүләт алдында торган мөһим бурычларның берсе – ветераннарга һәм остазларга, шул исәптән эшләүчеләргә дә, һәрьяклап ярдәм итү, диелә тәбрикләмәдә.

Р.Миңнеханов Чиләбедә татар милли үзенчәлеген саклау өчен бөтен шартлар бар дип исәпли/ Чиләбе өлкәсендә 180 меңнән артык татар яши, алар арасында танылган металлурглар, галимнәр һәм сәнгать әһелләре бар.



2020 елда федераль Сабан туе Чиләбе өлкәсендә узарга мөмкин/ Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Президенты белән очрашуга Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни мохтариятнең иң актив иллегә якын әгъзасы җыелган иде.



“Сөембикә” операсы киләсе яртыеллыкта театр афишасына керәчәк/ “Сөембикә” операсы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында сентябрь аенда ике көн күрсәтелде.



1 - 7 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы/ Камал һәм Кариев театрларында сезон ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100