ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

2020 елда федераль Сабан туе Чиләбе өлкәсендә узарга мөмкин

1 октябрь 2018, 13:00 , Фото: tatar-congress.org

2020 елда федераль Сабан туе Чиләбе өлкәсендә узарга мөмкин Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Президенты белән очрашуга Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни мохтариятнең иң актив иллегә якын әгъзасы җыелган иде.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Чиләбе өлкәсе татарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда  2020 елда Федераль Сабан туен Чиләбе өлкәсендә уздырырга тәкъдим итетеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Магнитогорск шәһәре Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Президенты белән очрашуга Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни мохтариятнең иң актив иллегә якын әгъзасы җыелган иде.

Очрашуның модераторы — бу көннәрдә шулай ук Чиләбе өлкәсендә эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев булды. Сөйләшү Чиләбе өлкәсе губернаторы Б.А.Дубровский һәм Магнитогорск шәһәре башлыгы С.Н.Бердников һәм башка җитәкчеләр катнашында узды.

Беренче итеп, сүз Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесниковага бирелде. Ул өлкәдәге татарлар турында мәгълүмат бирле, 2020 елда федераль Сабан туе үткәру тәкъдимен җиткерде, губернатор бу тәкъдимне хуплады. Шулай ук Чиләбедә 2019 елда Тукай һәйкәлен ачуда бергә катнашырга чакырды.

Магнитогорскиның “Татар рухы” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Кадиминур Таһиров шәһәрдә “Татар мәдәнияте һәм тарихы үзәге" булдыру кирәклеген әйтте. Шулай ук татар җәмәгатьчелеге репрессияләнгән “Магнитка”ны төзүчеләргә монумент кую, ТНВ телеканалының корпунктын ачу, Магнитогорски-Казан туры рейсын булдыру мәсьәләсен дә күтәрде.

  • Чиләбе өлкәсе – Россиянең татар җәмәгатьчелеге күпләп яшәгән төбәкләрнең берсе. 2010 елда уздырылган халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, биредә 180 913 татар кешесе яши.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10