ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Р.Миңнеханов Чиләбедә татар милли үзенчәлеген саклау өчен бөтен шартлар бар дип исәпли

1 октябрь 2018, 14:34 , Фото: president.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Чиләбедә татар милли үзенчәлеген саклау өчен бөтен шартлар бар дип исәпли Чиләбе өлкәсендә 180 меңнән артык татар яши, алар арасында танылган металлурглар, галимнәр һәм сәнгать әһелләре бар.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге татар халкының мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен барлык шартларны да тудырган. Бу хакта Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән сөйләшү барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

“Бүген без татар милләте вәкилләре белән очраштык. Алар үзләренең милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен шартлар булу белән бик канәгать. Мин рәхмәтле һәм безнең элемтәләр киңәйсен өчен көчебездән килгәнне эшләрбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Чиләбе өлкәсенең һәм Татарстанның стратегик партнерлар булуын әйтте. Чөнки республиканың машина төзү комплексы Урал металлургия компанияләре продукциясенә мохтаҗ.

  • Бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Магнитогорск шәһәренә килде.

Республика башлыгы Чиләбе өлкәсенең татар оешмасы активы белән очрашты. Очрашу вакытында Магнитогорскида татар мәдәни үзәген оештыруга ярдәм итү турында фикер алыштылар. Шулай ук татар телен өйрәнү буенча этномәдәни компонент булган мәктәп оештыруга ярдәм итү, “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының корпунктын ачу һәм Магнитогорск – Казан туры авиарейсын булдыру мәсьәләләре дә каралды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10