news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Картаполов Татарстанга һөҗүм турында: Беспилотниклар Украина территориясеннән җибәрелгән

Картаполов Татарстанга һөҗүм турында: Беспилотниклар Украина территориясеннән җибәрелгән
Фото: duma.gov.ru

Татарстанда Алабугага һәм Түбән Камага һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратлары һичшиксез Украина территориясеннән җибәрелгән. Бу хакта Саклану буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Андрей Картаполов әйтте.

«Бу беспилотникларның нинди типта икәнен, аларның нидән гыйбарәт булуын аңларга кирәк. Интернеттагы видео буенча, ул күбрәк җиңел моторлы самолетка охшаган. Аның пилотлы һәм пилотсыз вариантта кулланылуын аңлыйсы калды», – дип әйтте Картаполов.

Аның фикеренчә, аппаратлар турында ахыргы мәгълүматны бары тик тикшерүдән соң гына ясап була һәм шуннан соң аларга каршы көрәш буенча киңәшләр әзерләргә мөмкин.

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Соңрак «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев пилотсыз очкычларның икътисади зона территориясендәге тулай торакка төшкәнен әйтте. Үз чиратында Түбән Кама мэры Рамил Муллин пилотсыз аппаратның җирле предприятиегә һөҗүм итүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, дрон иминилек системасы тарафыннан зарарсызландырылган, предприятиенең технология процессы бозылмаган.

Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр булмаган, оешмаларның эше өзелмәгән. Тикшерүчеләр һөҗүмнең сәбәпләрен ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100