news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты Татарстанга пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмен тикшерәчәк

Тикшерү комитеты Татарстанга пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмен тикшерәчәк
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Россия Тикшерү комитеты Татарстанга беспилотниклар һөҗүмен тикшерәчәк. Һөҗүмдә зыян күрүчеләр дә булды, дип хәбәр итә комитет үзенең Телеграм-каналында.

Баштарак Татарстан хакимияте бүген Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында хәбәр иткән иде. Алты кеше зыян күргән. Җитди җимерелүләр юк, оешмаларда технология процессы бозылмаган.

«Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре Белгород өлкәсенә, Татарстан республикасына һәм Донецкига Украина Кораллы Формированиеләре һөҗүмен тикшерәчәк. Татарстанга беспилотниклар һөҗүм итте, зыян күрүчеләр бар», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук тикшерүчеләр ВСУның Белгородка һөҗүмен дә тикшерә, монда тугыз кеше зыян күрде. Ә Донецкиның Киев районына һөҗүмдә бер ир-ат яраланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot