news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә .

«Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганыч, бинаның җимерелүе аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә», - диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә.

«Хәзер тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә булдырырга тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot