news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар халык сәнгать һөнәрчелеге буенча осталык дәресләрендә катнашты

Журналистлар халык сәнгать һөнәрчелеге буенча осталык дәресләрендә катнашты
Гөлүзә Ибраһимова

Бүген Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында журналистлар өчен осталык дәресләре булды.

Россия матбугаты көнендә Татарстан журналистлары халык сәнгать һөнәрчелеге юнәлешләре буенча осталык дәресләрендә катнашты. Алар өчен өч юнәлешнең берсен сайлау мөмкинлеге булды: калфак яки шоппер тегү, керамика, рәсем сәнгате.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова тегү остаханәсендә булган. «Калфак ясаганым бар иде, әмма сәнәгать аппараты артында утырганым булмады. Бизәк төшерә торган машинаның энәсе бик тиз эшли, шуңа бик игътибарлы булырга кирәк. Миңа бик ошады», - дип сөйләде ул.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина беренче тапкыр балчыктан эшләнмә ясавын әйтте.

Рәсем сәнгате буенча мастер-класста катнашкан журналистлар бу эшнең күңелгә тынычлык бирүен һәм сабырлык таләп итүен әйтте.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Техникум хезмәткәрләре журналистлар өчен экскурсия дә оештырган иде. Агачтан чокып ясау, асылташлар эшкәртү, зәркән эшләнмәләр ясау, дизайн дәресләре уза торган бүлмәләрне, студентларның эшләрен күрсәттеләр.

Фото: © Владимир Васильев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100