news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар өчен Питрау бәйрәмендә «Керәшен чибәрләре» һәм җырчылар катнашачак

Журналистлар өчен Питрау бәйрәмендә «Керәшен чибәрләре» һәм җырчылар катнашачак
Былтыргы бәйрәмнән күренешләр
Солтан Исхаков

18 июль көнне 12:00 сәгатьтә ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Питрау бәйрәме узачак, дип хәбәр итә «Туганайлар» газетасы. Бәйрәм икенче тапкыр оештырыла.

Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров һәм Олег Фазылҗанов, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Керәшен чибәре – 2016» Татьяна Ефремова һәм «Керәшен чибәре-2014» Алина Давыдова, яшь җырчылар Виктор Агапов һәм Кирилл Спичков чыгышлары көтелә. Бәйрәмне Олеся Дмитриева һәм Вадим Шрыков алып барачак.

Җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, питрау уеннары оештырылачак, үләнле чәйләрдән һәм тәм-томнардан авыз итү урыны булачак.

«Питрау ул – чәчәк бәйрәме. Елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте - яфракта, Питраудан соң - тамырда. Шуңа күрә Питрау узгач дару үләне җыймыйлар инде. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый. Җәйнең иң матур бәйрәменә рәхим итегез!», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Бәйрәм «Татмедиа» бинасы янындагы скверда, Декабристлар урамы,2 адресы буенча уза. Үткәрелү вакыты – 18 июль, 12.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100