Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналистлар бәрәңге фри җитештерүче завод эше белән танышты
Чистай якларында урнашкан «Чисто фри» заводына оештырылган матбугат туры барышында журналистлар оешманың эшчәнлеге белән җентекләп танышты һәм биредәге җитәкчеләргә сораулар бирделәр. Заводның башкарма директоры Иван Луконин түбәндәгеләрне сөйләде.
«Безнең штатта 167 кеше бар инде, алар барысы да Чистай районында яшәүчеләр. Заводны проектлау процессында без кешенең продуктны булдыруда катнаштырмаска һәм барлык процессларны автоматлаштырырга тырыштык. Автоматлаштыру ысулларын хуп күрдек. Складта +10° градустан югары булавы зарур. Бәрәңге майга кадәр әйбәт саклана ул. Әмма аның сыйфатын һәм саклау вакытын яхшырту өчен без салкын шартлар хәстәрлибез. Гомумән, бәрәңге -7° температурада булса, ике елга кадәр саклана ала», – дип ассызыклады ул журналистлар белән аралашкан вакытта.

Шулай ук товарга әверелгән продуктны озак вакыт саклаудан файда күрмәүләрен дә билгеләде. Яңа предприятие холдингка бәрәңгене эшкәртү һәм консервлау проектының беренче чиратын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, елына 40 000 тонна бәрәңге эшкәртү планлаштырылган.

«Продуктны июль аеннан соң саклауның мәгънәсе юк.Бу айда предприятиене ревизия һәм гигиена юу өчен туктатабыз. Июль ахырында заводны яңадан эшләтеп җибәрәбез», – ди ул.

- Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, төбәк – авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча илдә алдынгыларның берсе. Былтыр җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 340 миллиард сумнан артып киткән. Республиканың әлеге тармагы халыкның төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә, диләр. Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча 1нче, бәрәңге җыю буенча 2нче урынны биләп тора.Анннары ит, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча да унлыкка керә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз