news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Татарстан агросәнәгатен югары бәяләде

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Татарстан агросәнәгатен югары бәяләде
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Чистайдагы бәрәңге җитештерү заводын ачкан вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Татарстан агросәнәгате үсеше турында әйткәндә югары бәя бирде.

«Без бүген яңа саклагычларны карадык, предприятиенең ничек эшләве турында фикер алыштык. Бу уңдырышлы җирләрдә продукция үстерү бик тә отышлы. Әлеге күренеш исә тотрыклы уңыш алырга һәм яшелчәләрнең тиешле сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирә. Узган елда бәрәңге эшкәртү базары 10 процентка үсешкә иреште. Һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы территориясендә мондый предприятие төзү мөһим этап булып тора», – диде министр.

Шулай ук Оксана Лут республиканың алдынгы булуын ассызыклап үтте.

«Төбәк бәрәңге җитештерү буенча Россиядә барлык секторларда, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да, икенче урында тора. Без киләчәктә дә бу юнәлешкә ярдәм итәчәкбез. Якын киләчәктә бәрәңге эшкәртү буенча яңа проектлар барлыкка килер дип ышанам. Предприятиегә чәчәк атуын телим», – дип белдерде ул.

  • Завод ачылганнан соң аның цехлары буйлап матбугат туры ясадылар. Холдингта саклау һәм логистика өчен сыйфатлы инфраструктура булдырылган. Бу үзләренең 5 элеватор, 42 мең тоннага исәпләнгән яшелчә саклагычлары, эре техника автопаркы бар, дигән сүз. Терлекчелек өлкәсендә зур эш башкарыла: холдинг структурасында 15 ит-сөт фермасы эшли, шулай ук кошчылык фабрикасы бар, быел казылык цехы да ачылган.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot