news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Рәмис Латыйпов Йолдыз авылына ярдәм турында: Бердәмлекне хәзер күрсәтергә кирәк

Журналист Рәмис Латыйпов Йолдыз авылына ярдәм турында: Бердәмлекне хәзер күрсәтергә кирәк
Рәмис Латыйпов

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Курган өлкәсендә янгында каза күргән Йолдыз (Эчкен) авылында булып кайтты. Татар халкының бердәмлеген шушы вакытта күрсәтергә кирәк, диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Фото: © Рамил Гали

«Җанисәп алдыннан, үсеш стратегиясен төзегәндә «нәрсә ул татарлык?», «татар булу нәрсә бирә?», дигән сораулар күтәрелде. Кеше михнәт килгәндә сынала. Безнең ярдәм, беренче чиратта, андагы татарларга кирәк, үзебезнең кем икәнне аңлар өчен, рухның ныклыгын күрсәтер өчен дә кирәк дип саныйм. Дуслык, хөрмәт, ихтирам, туганлык, кардәшлек шушы вакытта сынала. Шушы вакытта бердәмлек, ныклыкны күрсәтә алмасак, бәйрәм уздырулар, «без бердәм», диюләр буш сүзләр булып калыр иде. Күбесе авылны саклап калу яклы. Билгеле, өлкәннәр арасында өметсезлеккә бирелгән кешеләр дә бар. Ярдәм булмаса, андагы халык таралып бетәчәк. Без барыбыз да булышырга һәм бердәмлекне шушы вакытта күрсәтергә тиеш», – дип сөйләде ул.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Ул андагы кешеләргә беренче чиратта торак йорт кирәк булуын әйтте. Суыткыч, электр плитәсе кебек җиһазлар китергән очракта, аларны куяр урын юк, ди. 

«Авылга кергәндә, кап-кара янган урман күренә. Барысы да сугыш вакытындагы фильмнан кадрлар кебек: морҗалар, кара янган тимер коймалар, көл, кайбер урында әле дә төтен чыгып тора. Халыкның янган маллары турында сөйләве күңелгә тиде. Яңа гына тишелеп кенә чыккан суганнар, карлыган куаклары көеп утыра. Анда соры һәм кара төсләр генә. Бер нигез урынында кызыл тавык, фермер хуҗалыгы урынында ялгыз эт йөри, мәктәптә балалар коткарган җирән песи баласы уйнап ята. Аларны күргәч, бик зур фаҗига булганын аңлыйсың», – дип сөйләде ул.

Фото: © Рәмис Латыйпов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100