news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчкендә булып кайткан Разил Зиннәтуллин: Андагы халык өчен тормыш яңадан башланган кебек

Эчкендә булып кайткан Разил Зиннәтуллин: Андагы халык өчен тормыш яңадан башланган кебек
Рәмис Латыйпов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин янгында каза күргән Йолдыз (Эчкен) авылына гуманитар ярдәмне озата барды. Ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Халкыбызда «карактан кала, янгыннан калмый» дигән сүз бар. Шуны аңлар өчен анда бару җитте. Анда берни дә калмаган. Кеше ничә еллар гомер иткән, мал-мөлкәт җыйган һәм берничә минут эчендә барысы да юкка чыккан. Без бөтен авылны йөреп чыктык. Фото, видеодан күргәндә бер төрле кабул итәсең, ә инде үз аякларың белән көл өстеннән йөргәндә – бөтенләй икенче хисләр. Алар өчен тормыш яңадан башланган кебек», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында

Фото: © Рамил Гали

Аның сүзләренчә, гуманитар ярдәмне кешеләр сөенеп, күз яшьләре белән каршы алган. Авылда үз эшенә бирелгән, актив кешеләрнең булуына сөенүен әйтте. «Ярдәм дәвам итәр, дип ышанам», – ди урынбасар. 

Ул ярдәм җыела торган фонд турында күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк, дигән фикердә. Ярдәм җибәрү өчен реквизитлар:

Республиканский общественный фонд «Всемирного конгресса татар»,

ИНН 1653007500 / КПП 165501001

Контакты (для справок):Тел: 8 (843) 299-77-18, 236-51-84, 236-59-16 Эл. почта: gulnara.vkt@mail.ru

Руководитель: Директор, Сабиров Артур Валерьевич

Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань р/с 40703810162020100015

БИК 049205603 к/с 30101810600000000603

Назначение платежа: «Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийного бедствия жителям с. Юлдус (Шадринский МО Курганской области). Без налога (НДС)»

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100