news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Екатерина Надольская Венесуэла министрына Владимир Путин портретын бүләк иткән

Журналист Екатерина Надольская Венесуэла министрына Владимир Путин портретын бүләк иткән
Фото: Екатерина Надольская тарафыннан тәкъдим ителде

Санкт-Петербург шәһәреннән килгән Россия иҗтимагый телевидениесе «SM-News» телеканалында эшләүче журналист Екатерина Надольская Казанда узган БРИКС саммиты уңаеннан «КазанЭкспо»да оештырылган матбугат үзәгенә Россия байрагын һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин портретын алып килгән иде.

Соңрак журналист Президент портретын Венесуэланың коммуникацияләр һәм мәгълүмат буенча халык хакимияте министры Фредди Альфред Назарет Наньеска бүләк итүен әйтте.

«Министр мине матбугат үзәгендә үткән конференциядән соң күреп алды һәм яныма килде. Ул – портретны кызыксыну белән карады, аны үзенә алуны сорады. Мин каршы килмәдем, Владимир Путин сурәте Венесуэлага китәчәк. Безнең Президентыбыз шундый кызыксыну уятуга шатландым, портрет киткәнгә бер дә моңаймыйм, чөнки миндә тагын бер бар», – диде Екатерина Надольская.

Фото: Екатерина Надольская тарафыннан тәкъдим ителде

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100