Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналист Екатерина Надольская БРИКС саммиты матбугат үзәгенә Россия байрагын алып килгән
Санкт-Петербург шәһәреннән килгән Россия иҗтимагый телевидениесе «SM-News» телеканалында эшләүче журналист Екатерина Надольская Казанда узган БРИКС саммиты уңаеннан «КазанЭкспо»да оештырылган матбугат үзәгенә Россия байрагын һәм Россия Федерациясе президенты Владимир Путин портретын алып килгән.
Ул БРИКС форумында эшләүче чит ил журналистларының бик теләп байрак һәм портрет белән фотога төшүләрен сөйләде.
«Башка журналистлардан аерылып торырга һәм матбугат үзәгендә дуслык мохитен тудырырга теләдем. Барысы да килеп кызыксына, минем белән сөйләшергә тели. Чит ил журналистлары өчен аеруча да кызык, алар килеп фотога төшәргә сорый», – диде Екатерина Надольская.
Журналист Казанда булган вакытта Татарстан башкаласына туган соклану хисләре турында да сөйләде.
«Казан һәрвакыттагыча гүзәл! Илебезнең иң матур шәһәрләренең берсе, мин үзем Санкт Петербургтан, бездә дә бик матур, ләкин Казанның башка шәһәрләрдән аерым үзенчәлеге бар. Мин монда булуыма бик шат. Шундый югары масштабтагы форумнар үткәрү Татарстан өчен мөһим фактор», – дип фикерләре белән бүлеште журналист.
«Быел БРИКС бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Мин чагыштырып әйтә алам, чөнки узган ел Африкада узган саммитта булдым, анда да барысы да югары дәрәҗәдә иде, ләкин барыбер Казан белән чагыштырып булмый. Минемчә, монда булган чит ил журналистларына да Казан бик ошый, барысы да елмая, барысы да бик шат», – дип сөйләде Екатерина Надольская.
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз