news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр» әкияте буенча мультфильм төшереләчәк

Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр» әкияте буенча мультфильм төшереләчәк
Солтан Исхаков

Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр» әкияте буенча мультфильм төшереләчәк. Әкиятнең бер китабы чыкты, икенчесе быел тәкъдим ителәчәк.

«Беренче сезон 6-7 минутлык 52 сериядән торачак. Хәзерге вакытта креативлык ягыннан эш бара. Барлык детальләрне уйлыйбыз. Һәр деталь нәрсәгә өйрәтүгә юнәлтелгән булырга тиеш – барысы да уйланыла. Төр герой –Туган Батыр. Мультфильмның якынча бер минутлык тизеры май аена әзер булачак», – дип сөйләде «Терра Анима» анимация студиясе генераль директоры Ирина Гребенникова

Фото: © Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, тизер тәкъдим ителгәннән соң, фильмны төшерә башлаганчы якынча ярты ел вакыт уза. 

«Ул катлаулы 3D технологиядә булачак. Ай саен бер яки ике серия чыгып барыр, дип уйлыйбыз», – диде ул.

Әкиятнең авторы Зөлфәт Хәким сүзләренчә, беренче сезон – беренче китап, дигән сүз түгел.

«Әкият һәм мультфильм өчен сценарий – төрле әйбер. Фильмда сюжет башка булырга мөмкин, ул китап буенча гына бара алмый», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100