news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Хәким «Туган Батыр»ның икенче китабын язу катлаулырак булуын әйтте

Зөлфәт Хәким «Туган Батыр»ның икенче китабын язу катлаулырак булуын әйтте
Солтан Исхаков

Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким «Туган Батыр» әкиятенең икенче өлешен язып бетергән.

«Икенче китапның русча һәм татарчасын үзем яздым, кулъязмасы әзер. Инглиз, казах, төрек теленә тәрҗемә ителгәч китап булып чыгачак. Беренче китап бик җиңел язылды. Анда төп геройга 12-14 яшь. Бала турында язганга, бәлки, җиңелрәк баргандыр. Икенче китап авыррак бирелде. Анда геройга 16 яшь. Аның фикерләве башка төрле. Ул зуррак сынаулар аша уза. Икенче китап күпкә уңышлырак, кызыграк булды дип саныйм», – дип сөйләде ул.

Икенче китапны язу өчен 10 ай вакыт кирәк булган. Язучы балаларда фикерләү сәләтен үстерә торган әкиятләр кирәклеген әйтте. 

«Бүгенге көн проблемаларына кагылмыйча булмый. Бүгенге көндәге вакыйгаларга бәя бирмибез икән, ул әсәрләрнең кирәге бармы? Без шушы заман белән яшибез. Без ул вакыйгага карата үзебезнең мөнәсәбәтне белдерергә тиеш, шуңа балаларны да өйрәтергә, уйландырырга кирәк», – диде автор «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Фото: © Солтан Исхаков

Зөлфәт Хәким «Туган Батыр» проектына кушылу тарихын искә алды. Аны проектның авторы, «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов чакырган. «Аңа кадәр без таныш түгел идек әле. Минем тиз генә килешә торган гадәт юк, әмма бу проект миңа кызыклы булып тоелды. Без акча, килешүләр турында уйламадык. Мин кайтуга ук яза башладым», – диде ул.

Радик Габдрахманов икенче китапның презентациясе май аенда булачагын әйтте. «Без проектны KazanSummit кысаларында тәкъдим итәргә телибез. Анда бөтен эшләрне дә күрсәтергә телибез», – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100