news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөһрә Сәхәбиева: Сара Садыйкованың һәрбер җыры – шедевр

Зөһрә Сәхәбиева: Сара Садыйкованың һәрбер җыры – шедевр
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева композитор Сара Садыйкованы күпкырлы, затлы шәхес һәм үз иҗатында милләтпәрвәрлекне лирика аша чагылдырган композитор буларак искә алды. Җырчы Сара Садыйкова белән эшләү тәҗрибәсе, аның әсәрләрен башкару һәм композиторның иҗади мирасы турында сөйләде.

«Сара апа – бөтен дөньяга мәгълүм һәм милләтебез өчен сөйкемле кеше. Сара Садыйкова, гомумән, һәрьяклап уникаль шәхес. Композитор буларак, актриса буларак, шәхес буларак ул бик затлы шәхес иде. Әти-әнисе интеллигент кешеләр булган. Затлылык, белем, тирән уйлау дәрәҗәсе кебек бурычлар куеп, тәрбияләгәннәр. Ул Фатыйма Аитова мәктәбендә укыган», – диде җырчы журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, Сара Садыйкова рухи яктан да, дин өлкәсендә дә белем алып калган. «Ул үзе дә кызыксынучан кеше булган, әтисе турында: «Ул безгә әллә кайларда чыккан затлы журналлар яздырып, әзерләп бирде», – дип әйтә иде. Иртәме, кичме, Сара апаның күңел халәте рухи биеклектә була иде. Көне буе җырчылар, иҗатчыларны кабул итеп, алар белән эшләде ул. Без Сара апа үзе өйрәтеп җырлатканча җырлыйбыз. Ул – патриот иде, милләтпәрвәрлекне лирика аша ача иде», – дип искә алды Зөһрә Сәхәбиева.

«Сара апаның «Идел суы ага торыр» җыры – соңгы әсәре. Аны Хәйдәр җырлады. Аны теләсә кем җырлый алмый, әлеге җырны, башкаруны тыңлаган һәр милләт кешесе баш иячәк. Сара апаның җырларын сайлап бетерү дә мөмкин түгел, һәрберсе – шедевр», – диде җырчы.

Ул консерваториядә укыган чакта Сара Садыйкова әсәрләреннән торган концертлар белән гастрольләргә йөргәнен әйтте. «Кайда гына булмадык: Магнитогорск, Чиләбе, Уфа, Әстерхан яклары, авыллар… Россия генә түгел, союздаш республикаларга да бардык. Миңа зур бәхет булган ул», – дип сөйләде Зөһрә Сәхәбиева.

  • Концертның кураторы – Лилия Сәлахова.

  • Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты 26 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Әлеге чарадан кергән акчалар Сара апаның кызы – 101 яшьлек Әлфия Айдарскаяга тапшырылачак, ул, үз чиратында, аларны ноябрь башында Мәскәүдә узачак әнисенә багышланган концерт оештыруга юнәлтәчәк, дип хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot