news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертын Әлфия Айдарская хәер-фатихасы белән әзерләгәннәр

«Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертын Әлфия Айдарская хәер-фатихасы белән әзерләгәннәр
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертын композиторның кызы, балет биючесе, татар классик балет сәнгатенә нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская хәер-фатихасы белән әзерләгәннәр. Ул оештыручыларга әнисе турында материаллар, шул исәптән китапларын да биргән. Бу хакта концертның сценарий авторы, драматург, шагыйрә Резеда Гобәева журналистлар белән матбугат очрашуында сөйләде.

«Әлеге концертны Сара апаның кызы Әлфия Айдарская хәер-фатихасы белән әзерләдек. Әлфия апа һәрвакыт Сара апаның концертлары яки Сара апа турында сүз чыкса, уяна, җанлана, ул бик бәхетле. Әлеге концерт булачагын аңлап, бөтен китапларын бирә. Сара апаның феномены нәрсәдә соң дигәндә, ул һәр җирдә беренче, уникаль шәхес булган. Сара апа кайда гына булса да, эшен җиренә җиткереп башкарган. Җырлый икән, иң яхшы җырчы булган. Композитор икән, искиткеч композитор булган. Театр актрисасы икән, җиренә җиткереп актриса булып уйнаган. Мәхәббәттә дә җанын биреп ярата белгән», – диде Резедә Гобәева.

Ул Сара Садыйкованың зур мирасы барлыгын әйтте. «Концертта без аның җырларын күбрәк күрсәтергә тырышырбыз. Концерт бик озакка сузылмасын өчен театраль өзекләр күп булмас, ләкин күңелебезгә кергән, безнең өчен мөһим өлешләрен, Сара апа өчен ниндидер кискен борылыш булган мизгелләрне бәйләп сөйләргә тырышырбыз. Әлбәттә, Сара апаны гәүдәләндергән кеше булачак. Ул – Кариев театры артисты Алсу Фәйзуллина», – дип сөйләде ул.

Казан шәһәре вице-мэры, «Калеб» яңа буын җыены авторы Гүзәл Сәгыйтова да Сара Садыйкова образын башкаручы артистны сайлау турында фикерен белдерде.

«Без читтән артист эзләмәдек. Ул консерватория тәмамласа да, халыкчан башкара ала. Аның академик мәктәбе бар. Әлбәттә, Сара апаның тавышыннан бераз гына аерыла», – диде ул.

  • Концертның кураторы – Лилия Сәлахова.

  • Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты 26 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Әлеге чарадан кергән акчалар Сара апаның кызы – 101 яшьлек Әлфия Айдарскаяга тапшырылачак, ул үз чиратында аларны ноябрь башында Мәскәүдә узачак әнисенә багышланган концерт оештыруга юнәлтәчәк, дип хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot