news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөһрә Шәрифуллина: Илһам абый Шакировны бик нык сагынабыз

Зөһрә Шәрифуллина: Илһам абый Шакировны бик нык сагынабыз
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында күренекле җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алдылар, каберенә чәчәкләр салдылар һәм хатирәләр белән уртаклаштылар. Чарада Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләре, сәхнә ветераннары һәм иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты.

«Чыннан да, заманның сәхнә мэтры булган Илһам абый Шакировны бик нык сагынабыз һәм юксынабыз. Бу - бик зур һәм кирәкле чара. Ул безнең күңелләрдә һәрвакыт сакланыр һәм аның иҗаты, ул калдырган мирас буыннан-буынга күчә барыр. Аның истәлегенә бик күп конкурс һәм фестивальләр үткәрелеп тора. Илһам абый – татарның йөзе һәм горурлыгы! Аның башкарган эшләре турында якты хатирәләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», – дип белдерде Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина.

Шулай ук хәтер чарасы вакытында танылган язучы, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Леронга да сүз бирелде.

«Илһам Шакировның язмышын, аның тормыш юлын күпме өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетерерлек түгелдер, мөгаен. Чөнки ул - бөтен дөньяны гизеп чыккан шәхес. Илһам абыйның җыры вә моңы яшәгәндә, халкыбыз бетмәс. Мәшһүр затларыбызны искә алып торыйк», – диде Ләбиб Лерон.

Дин әһелләре Илһам Шакиров рухына багышлап дога кылганнан соң, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалова каберен дә зиярәт кылдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot