Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Илһам Шакировны искә алдылар
Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында бөек җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу чарасы булды. Артист 2019 елның 16 гыйнварында арабыздан китте.
«Без Илһам Шакировның дөньяда, җир шарында нинди урын тотканын бик яхшы беләбез. Елдан-ел аның иҗади мирасының кадере арта бара, яши-яши Илһам абыйның фани дөньяда юклыгын тоябыз һәм нинди даһи шәхес булуын аңлыйбыз. Филармония исә бөек артистның исемен мәңгеләштерү буенча да күп эшләр башкара», – диде Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов.

Алга таба ул сүзне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинга тапшырды.

«Дөрестән дә вакыт ага, барыбыз да күрәбез, шушында 7 ел элек Илһам абый Шакировны соңгы юлга озатырга җыелган идек. Аның тормышы кебек үк һава торышы да безгә үзенең кырыс шартларын күрсәтте. Хәтерләсәгез, өч көн буран булды, хәтта ки самолётлар да очмый торды. Илһам абыйның язмышы да шул стихия кебек. Әле узган гасырда ул халык шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сәхнәдә – Илһам дигән. Исән чагында, җир җимертеп эшләгәндә үк ул чын мәгънәсендә данлыклы шәхес булды. Ул татар халкын җыр белән берләштергән бер образга әверелде», – дип билгеләп үтте филармония директоры.

Шулай ук Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексы янында Илһам Шакиров исемендәге сквер булдырылуы әйтелде. Моңарчы ул урын Яңа Кирмән скверы дип аталган булган. Бүгенге көндә Мәскәү скульптуры Мельников күренекле җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан Илһам Шакировның һәйкәлен эшли. Бу эш Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре җитәкчелеге көче белән башкарыла.
Чара хәзрәтләрнең дога кылуы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз