Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөфәр Гаязов: Халыкара чараларның уңышында җәмәгать туклануы тармагының өлеше зур
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Казан чиксез» циклыннан «Казанның гастрономик елъязмасы» дип аталган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов чыгыш ясап, шәһәрнең җәмәгать туклануы тармагы тарихы һәм аның халыкара бәйгеләрдә, форумнардагы роле турында сөйләде.
«Без халыкара кулинария турнирларында чыгыш ясаганда, һәрвакыт 1980 елгы Олимпиададан башланган тарихыбызга таянабыз. Анда легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге 300 кешелек командабыз иң югары урыннарны яулаган иде», – диде ул.
Зөфәр Гаязов билгеләп үткәнчә, Казанның меңьеллыгы, 2013 елда уздырылган Универсиада, 2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills, «Россия – Ислам дөньясы» форумы, БРИКС саммиты һәм Россия – АСЕАН чаралары кебек зур вакыйгаларны югары дәрәҗәдә үткәрүдә аш-су осталарының, официантларның һәм рестораторларның хезмәте бәяләп бетергесез.
«Шәһәребездә үткән бу халыкара чараларда без һәрвакыт иң югары бәягә лаек булдык. Моңа җәмәгать туклануы предприятиеләре, аш-су осталары, отельерлар хезмәтеннән башка ирешеп булмас иде», – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Зөфәр Гаязов тарихи фактларга да тукталды. Аның сүзләренчә, 1970 елда Татар кулинариясе йортында 32 дәүләт вәкиле катнашында зур чара уздырылган һәм анда да Юныс Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге осталар югары бәяләмәгә лаек булган.
«Бу күргәзмәне оештырганыгыз өчен рәхмәт, сезнең белән хезмәттәшлек итүемә шатмын», – диде ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Милли музей җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.
- «Казанның гастрономик елъязмасы» күргәзмәсендә ТР Милли музее фондларыннан 150дән артык уникаль экспонат – Идел буе Болгары чоры савыт-сабалары, тарихи менюлар һәм «Татар халык ашлары йорты» ядкәрләре тәкъдим ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз