news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәйзрахманов: Гастрономия күргәзмәсе иң яхшы ресторан, кафелар мирасын мәңгеләштерә

Айрат Фәйзрахманов: Гастрономия күргәзмәсе иң яхшы ресторан, кафелар мирасын мәңгеләштерә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның Милли музеенда «Казан чиксез» циклыннан «Казанның гастрономик елъязмасы» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул шәһәрнең җәмәгать туклануы буенча күпгасырлык тарихны берләштерә. Күргәзмә ачылышында ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов проектның әһәмияте һәм аны булдыруга өлеш кертүчеләр турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бу күргәзмә – ашамлыклар, аларны әзерләү, трактирлар, кәрван-сарайлар, рестораннар белән бәйле берничә гасырлык тарих. Бу тарихыбыз кысаларында горурлык хисе тудыра. Проект үз вакытында Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов тәкъдим иткән идеядән башка тормышка аша алмас иде. Проектны гамәлгә ашыруда Әдилә Зәйнетдинова да зур өлеш кертте. Гастрономия күргәзмәсе иң яхшы рестораннар һәм кафелар эшен дәвам итә, аларның мирасын мәңгеләштерә», – дип билгеләп үтте музей җитәкчесе.

Шулай ук ул экспозицияне әзерләүдә катнашкан музей хезмәткәрләренә һәм Татьяна Чеканова җитәкләгән Фәнни-эспедиция бүлегенә рәхмәтен белдерде. «Күргәзмә халыкчан эшләнгән, ул күңелле хис-кичерешләр уята: «Әкият» кафесы, Татар халык ашлары йорты, «Бегемот» кафесы... Без әле шушы күргәзмәгә бәйле ачык чаралар кысаларында аерым экскурсия дә оештырырга ниятлибез. Яңа керү урынын да сынап карадык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Түбәтәй» компанияләр төркемен гамәлгә куючыларның берсе Айнур Камалиев фикеренчә, Казанның гастрономия өлкәсендәге традицияләрен дәвам итү – бизнеска зур җаваплылык өсти һәм илһамландыра. «Күргәзмәдә без үрнәк алып, илһамлана торган аш-су осталары, тарихка кереп калган төрле ресторан-кафелар турында мәгълүмат урын алган. Без дә күргәзмәнең бер өлеше булып торабыз, милли ашларыбызны яңартырга, заман белән бергә атларга тырышабыз», – диде ул.

«Әкият» кафесына гиез салучыларның берсе Михаил Шәрипов милли кулинария тарихын булдыручыларга һәм аны бүгенге көндә дәвам итүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Шушы мирасны булдырган кешеләргә – хөрмәтле Юныс Әхмәтҗановка, әтием Миңнулла Шәриповка, Таһир Нәби улына, ягъни бу өлкәнең чишмә башында торган шәхесләргә рәхмәт. Тарихи традицияләребезне саклап калуда һәр тармак хезмәткәренең өлеше бар. Зөфәр Гаязов, безнең хезмәттәшләребез, рестораннарыбызда эшләүче официантлар – барыбыз да көн саен традицияләребезне дәвам итәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Күргәзмә ачылышын Айдар Әхмәдиев алып барды. Экспозициядә Татарстан Милли музее фондларыннан 150дән артык әйбер тәкъдим ителде: Идел буе Болгары чоры савыт-сабаларыннан һәм 1920 еллардагы агитация фарфорыннан алып XIX гасыр трактирындагы дивар сәгатьләренә кадәр, шулай ук төрле чор менюлары һәм «Татар халык ашлары йорты» экспонатлары куелган. Бу экспозиция шәһәр тарихын даталар белән түгел, тере, үзгәрә торган табын традициясе аша күрергә мөмкинлек бирә.

Казан җәмәгать туклануның барлыкка килүе шәһәр тарихы белән бәйле. Болгар чорында ук кәрван‑сарайлар – кунак йортлары мөһим роль уйнаган, анда сәүдәгәрләр һәм сәяхәтчеләр ял итә, ашый алган. Соңрак Казанда кабаклар, трактирлар, ашханәләр барлыкка килә.

Совет чорында күмәк туклану системасы популярлаша. Шул вакытта аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов мөһим роль уйный. Ул татар авылларыннан рецептлар җыя, технологик карталарын эшли һәм «Татар халык ашлары» кулинария китабын чыгара. «Татар халык ашлары йорты» һәм «Әкият» кафесы истәлекле урыннарга әверелә – алар өй уңайлылыгы һәм бәйрәм символына, казанлыларның шәһәр ялының бер өлеше буларак милли аш-су тәкъдим ителгән урынга әверелә. Күргәзмәдә Юныс Әхмәтҗанов гаиләсеннән оныгы Искәндәр Давыдов биргән мемориаль әйберләрне күрергә мөмкин.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot