«Үткән гасырның алтмышлап елы дәвамында без СССР Язучылар берлеге, РСФСР Язучылар берлеге белән тыгыз бәйләнештә яшәдек, моны берничек тә инкарь итеп булмый. Безгә федераль үзәктәге иҗат союзлары басым ясамады, ирекне дә кысмады. Бер караганда, гаҗәп бит – заманында Гомәр Бәширов РСФСР Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкарган. Ибраһим Гази, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин РСФСР Язучылар берлегенең секретарьлары булып саналды. Мин инде идарә әгъзаларын әйтеп тә тормыйм, алар күп иде. Без инде бергәләп эшләүнең файдасын күреп яшәдек.
Татар бит ул – файда эзли торган халык, минемчә, без ул тандемнан файда алдык – 60 ел эчендә әдәбият моңарчы күрелмәгән яңарыш кичерде. Ренессанс! Әдәбиятыбызда классик язучылар плеядасы барлыкка килде. Әдәбиятыбыз зур бүләкләргә лаек булды: Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелде, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Унлап язучыбыз СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләренә лаек булды. Татар язучылары бергәлекнең файдасын күреп яшәделәр, бу файданы инкарь итеп булмый. Тәрҗемә мәктәбе дә гөрләп эшләде – Гомәр Бәшировның «Намус», Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы нинди генә телләргә тәрҗемә ителмәде!
Кызганыч, СССР җимерелгәч, без болгавыр чорларда яшәп алдык, бәйләнешләр өзелде, тәрҗемә дә сүлпәнәйде. Бу съездда без берләшәбез икән, бу берләшүнең уңай яклары булачак, дип уйлыйм. Минуслары да булырга мөмкин – аларын үткәреп җибәрик, уңай якларыннан файдаланыйк. Татар бит ул Балтыйк буендагы Татар күленнән Ерак Көнчыгыштагы Татар бугазына кадәр сибелгән – без Татарстанда гына аквариумдагы балык кебек яшәп, сибелгән татарга тиешле дәрәҗәдә хезмәт итә алмыйбыз. Шуңа күрә бүгенге коммуникацияләр заманында без бөтен алымнардан файдаланырга тиешбез. Басым ясап әйтәм – халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешбез, теләсә нинди берләшүдән файда табарга тиешбез».
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.