news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Мансуров: Рус милләтеннән Семен Игнатьев Тукай премиясен булдыруны башлап йөргән

«Семен Игнатьев беренчеләрдән булып татар мәктәпләрен яклап чыккан», - диде шагыйрь.

Зиннур Мансуров: Рус милләтеннән Семен Игнатьев Тукай премиясен булдыруны башлап йөргән
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров әйтүенчә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен булдыруны рус милләтеннән Семен Игнатьев дигән кеше башлый.

«1957 елда милләте буенча рус булган Семен Игнатьев Татарстанның партия өлкә комитеты беренче секретаре булып эшли башлый. Бәхеткә, бу шәхес бик күп игелекле эшләр башкара. Өлкәннәр сөйләве буенча, ул Тукай исемендәге дәүләт премиясен булдыруны да башлап йөри», - диде ул Тукай премиясе кандидатлары белән очрашуда.

1958 елда КПСС өлкә комитетындагы пленумда Семен Игнатьев беренчеләрдән булып татар мәктәпләрен яклап чыккан.

«Пленумның көн тәртибенә бер генә мәсьәлә куела: Татарстандагы татар мәктәпләре эшчәнлегенең торышы һәм аларның эшчәнлеген яхшырту чаралары. Шуннан соң Семен Игнатьевка «татар милләтчесе» дигән ярлык тагыла. 1960 елда ул эшеннән азат ителә. 1961 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен бирү туктатыла. Дүрт ел бу бүләк бирелми. Без бу шәхесне дә хөрмәтләп искә алырга тиешбез», - дип аңлатты ул.

Зиннур Мансуров Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булуы белән горурлануын әйтте. «Габдулла Тукай бай яшәмәгән. Сәяхәтләр вакытында телеграммалар белән акча да соратып алган. Әмма аның вафатыннан соң шактый күләмдә акча калган. Бу акчаның бер өлеше шәкертләргә стипендия буларак бирелгән, икенче өлеше башка чараларга тотылган. Тукайдан калган акчаны да үземә алдым дип саныйм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100