news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Габдулла Тукай дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар белән очрашу булды

Казанда Габдулла Тукай дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар белән очрашу булды
Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе оешуга 65 ел тулуга һәм 2023 елгы кандидатларны тәкъдим итүгә багышланган кичә булды.

«Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә 65 ел эчендә 244 шәхес һәм бер ансамбль лаек булган. Бүгенге көндә исәннәр арасында 111 кеше бар. Кичәгә артист, шагыйрь, язучы, фән эшлеклеләре, рәссам һәм татар мәдәниятен, сәнгатен алга күтәргән башка өлкәдә хезмәт итүче замандашларыбызны чакырдык», - диде алып баручы, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Кичәдә премиягә лаек булган иң беренче эшләрнең берсе – Фәрит Яруллинның «Шүрәле балеты» видеоязмасы күрсәтелде. Очрашуда 1967 елда лауреат исеменә лаек булган артист - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Тукай образын гүәдәләндергән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов та бар иде. Кичәдә Тукай премиясенә лаек булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты Фәрит Гафиятуллин баянчы Марсель Вахитовка кушылып «Әллүки» җырын башкарды.

Премиягә лаек булган иң өлкән кеше – Бөек Ватан сугышы ветераны, дин эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Харис хәзрәт Салихҗанов иде. Аңа 96 яшь. «Шундый матур кичәгә килү минем өчен зур куаныч», - диде һәм Тукай һәм Пушкинга багышлап язылган шигырен укыды.

«Быелгы кандидатларның барысына да уңышлар телим, аларның барысы да зур хезмәтләр белән килгән, гадел һәм мәртәбәле исемнәр алырга язсын иде», - диде Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрының режиссеры Фаил Ибраһимов.

Актерлар Альбина Шаһалиева һәм Дилүс Хуҗиәхмәтов Тукай премиясенә дәгъва кылу «Әкият» татар дәүләт курчак театры өчен зур вакыйга булуын әйтте. «Бу премия турында хыялланмадык та. Сөенечле хәбәр барыбызны да шатландырды. Горурланабыз. Кандидатларның барысына да уңышлар телим. Театрыбыз бу премиягә лаек булыр дип өметләнәбез. Кандидат булып басып тору да үз бер бәхет», - диде.

Себердән татар шагыйре Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин) «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен Тукай премиясенә дәгъва кыла. Ул Себер татар телен татар теленең диалекты дип түгел, ә тел дип аерып чыгару турындагы күренешкә борчылуын әйтте.

«Бу зурга китмәсме? Кайгырам. 2009 елда миңа инсульт булды. Эшемнән китәргә туры килде. Җиде елдан соң икенче инсульт сукты. Хәзер инсульттан соң ике ел булды, бик күп шигырьләр язам. Шулкадәр шигырь язуыма үзем дә аптырыйм, биш китабым чыкты», - диде ул.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, Тукай премиясенә дәгъва кылган кандидатларның иҗаты бай эчтәлекле һәм шул ук вакытта аларның дәгъва итүләре символик мәгънәгә ия. «Бай мәдәниятебезне күрсәтергә менә дигән мөмкинлек», - диде ул.

  • Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — Татарстан Республикасы Рәисе Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия. Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла.
  • Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм Советлар союзы коммунистик партиясенең Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелә. 1961—1965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелми. Бүгенге көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Рәисе карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100