news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Мансуров: Гадел Кутуйның Польшадагы каберен төзекләндерү турында уйласак иде

Зиннур Мансуров: Гадел Кутуйның Польшадагы каберен төзекләндерү турында уйласак иде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Гадел Кутуйның каберенә зиярәт кылган вакыттагы истәлекләрен сөйләде. Ул Польшаның Згеж шәһәрендәге зиратта Гадел Кутуйның каберен төзекләндерү кирәклеген әйтте.

«Польшадагы каберлектә 200ләп солдат күмелгән. Кутуйның кабере – 13нче номерда. Бу зират ярымташландык хәлдә иде. Бүген аның торышы нинди булуын күз алдыма китерә алмыйм. Бер поляк язучысы бу каберлекне мөмкин булганча күзәтчелек астында тоткан. Әмма ул вафат булды. Польша пионерлары да карап торды. Пионерлар инде күптән юк. Без Польшаның Згеж шәһәрендәге зиратта яткан Кутуйның каберен онытмаска тиеш. Бу каберлеккә яңадан барып, аны төзекләндерү турында уйлыйк. Бу безнең мөкатдәс изге бурычыбыз», - диде ул.

Ул Згеж шәһәрендәге хәрби зиратка Гадел Кутуйның улы Рөстәм Кутуй белән барган. «Гадел Кутуй каберенә без язучыларның иҗат йорты булып саналган Аккош күленнән бер уч туфрак алып бардык һәм аны Гадел Кутуйның каберенә сиптек. Туфракны кабергә кипкәндә кулым җылынып китте, туфрак мине пешереп алгандай тоелды. Без Гадел Кутуй кабереннән бер уч туфрак алып, Татарстанга алып кайттык һәм аны Татарстан Милли музеена тапшырдык», - диде шагыйрь.

«1944 елның җәендә Казанга кайткач, аны республика сәнгать эшләре идарәсе башлыгы итеп кую мәсьәләсен күтәргәннәр. Әмма мәкерле, яла ягучан кешеләр аның бу омтылышына киртә куйган һәм ул яңадан сугышка киткән. Польшаның Згеж шәһәрендә хәрби госпитальдә 1945 елның 15 июнендә бөтен дөнья чәчәк атып ятканда Мәскәүдә Җиңү парады әзерләнгәндә классик әдибебезнең йөрәге тибүдән туктаган», - диде Зиннур Мансуров.

Польшага сәфәреннән кайткач, ул Гадел Кутуйның иҗатын яңадан өйрәнгән. «Үзем өчен аны өр-яңадан ачтым. Татар әдәбиятының нинди асыл заты булган ул! Төс-кыяфәте белән дә мәһабәт, чын мәгънәсендә, зыялы шәхес, югары эрудицияле зат булган. Александр Неверов, Максим Горький, Владимир Маяковскийлар белән бер дәрәҗәдә торып сөйләшкән һәм бәхәсләшкән», - диде ул яңартылган истәлек тактасын ачу чарасында.

  • Гадел Кутуй – 1903 елның 15 (28) ноябре, хәзерге Саратов өлкәсе Кузнецк районы Татар Кынадысы авылында туа. 1920 елда Казанга килә. 1922 елга кадәр Казан политехник институтында укый, аннан Алтынчы берләштерелгән татар-башкорт (хәрби) командирлары мәктәбендә (хәзер Чиләбе танк институтының Казан филиалы) укыта. Шәрык педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1929), урта мәктәптә, Казан авиация техникумында (1932–1941), Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) рус теле һәм әдәбияты укыта.
  • Гадел Кутуй 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә хәрби госпитальдә вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100