news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гадел Кутуй яшәгән йортта яңартылган истәлек тактасы ачылды

Казанда Гадел Кутуй яшәгән йортта яңартылган истәлек тактасы ачылды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Классик язучы Гадел Кутуйның 120 еллыгы уңаеннан, ул яшәгән йортта (Мөштәри урамы 33 йорт) яңартылган истәлек тактасы ачылды. Язучы әлеге йортта 1929-1942 елларда яшәгән. Истәлек тактасының яңартылган варианты скульптура композициясе буларак – барельеф белән берлектә тәкъдим ителде. Барельефта Гадел Кутуй һәм аның әсәрләреннән күренешләр сурәтләнгән.

Барельефның авторы – скульптор, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов. «Барельефны ярты ел элек ясый башладым. Гадел Кутуйның әсәрләрен укыдым, оныгы Тимур белән һәрдаим аралашып тордык. Барельефны эшләгәндә аның белән киңәшләштек. «Тапшырылмаган хатлар» әсәре белән илһамландым. Барельеф бронзадан эшләнелде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Гадел Кутуй – татар әдәбиятында исемен алтын хәрефләр белән язган әдип. 1920 елларда ул татар шигърияте күгенә йолдыз кебек атылып килеп керә. Бик актив кеше булган, шактый сикәлтәле юл үтә. Бервакытта да үзенең намусын, исемен төшерми. Никадәр генә авыр булмасын, ул сугыш елларында да иҗат итә: «Рөстәм маҗаралары» повестен, «Сагыну» нәсерен яза. Без аны һәрвакыт сагынып искә алабыз», - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтүенчә, татар халкының күренекле шәхесләренең истәлекләрен барлау, хәтерен яңарту – матур традиция. «Телебез язмышы, милләтебезнең киләчәге турында уйланабыз икән, аларның исемнәрен онытмаска бурычлыбыз. Мәктәптә укыган чакта аның «Рөстәм маҗаралары»н, «Тапшырылмаган хатлар» әсәрләрен укыдык. «Рөстәм маҗаралары»нда кеше күңелен яуларлык фәлсәфи эчтәлек булмаса, опера, спектакль, фильм да төшермәсләр иде», - диде ул.

«И туган ил, и матур ил,/ Калдың бездән еракта,/ Калсаң да бездән еракта,/ Күңелдә син һәрчакта», - дип язган сугыш вакытында Гадел Кутуй, ерак илләрдә булганда туган җирен сагынып. Сугышның нәкъ мәхшәрендә булып, күпме үлемнәрне җиңеп үтеп тә, Гадел Кутуйга кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Ләкин ул чорда аның белән бергә сугышта булган фронтовиклар истәлекләрендә Кутуйның гаҗәеп батыр булуын әйтәләр», - диде Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

Аның сүзләренчә, Гадел Кутуй Һади Такташ һәм Хәсән Туфан белән дус булган. «Гомумән, искиткеч эрудицияле, татарча һәм русча белгән, ике телдә яза алган. 1930 елларда татарча да, русча да докладлар белән чыгыш ясаган. Мәскәүдән килгән кешеләр дә: «Нинди эрудицияле, матур кеше!» – дип, сокланып карап торган. Лев Ошанинның бер шигырендә аның турында: «Красавец Кутуй», - дигән сүзләре бар», - диде шагыйрь.

«Сугыштан яраланып кайткач, Кутуйны Татарстанда мәдәният министры итеп билгеләргә теләгәннәр. Ләкин дошманнары, көнчеләре булмаган гаепләрне казып чыгарганнар. Һәм ул, күңелсезләнеп, кире фронтка китә, үзен кызганмый. Салкыннарда өши. Шулай итеп, Гадел Кутуй Җиңүдән соң, Польшаның Згеж шәһәрендә вафат була. Кутуй исеме татар әдәбиятында Такташ, Туфан шикелле, кадерле исем», - диде Рәдиф Гаташ.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова фикеренчә, Гадел Кутуй – үз идеалларыңа ышану символы. «Истәлек тактасына карагач, татар теле кабинеты искә төшә. Без бөтен сыйныф кызлары шушы портретка гашыйк идек. Кеше буларак та, нинди чибәр ир-ат! Аның әсәрләрен елый-елый укыганым бүген дә хәтердә. Кариев театрында да Гадел Кутуйга багышланган әсәрләр куелды. Бүген Кариев театрында «Рөстәм маҗаралары» спектакле була, чакырып калам», - диде ул.

Шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин Гадел Кутуйны ачылып бетмәгән әдип дип саный. «Бер яктан, ул җидегәнчелек яласыннан кыерсытыла. Икенче яктан, кызганыч, бик яшьли вафат була. Без аны зур прозаик буларак беләбез. Ләкин әдәбиятка ул шагыйрь булып килгән кеше. Аны галимнәр татар футуристларына кертә. Ул «Рөстәм маҗаралары» белән бик озак абага чәчәген эзләтеп йөртте», - диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Гадел Кутуйның каберенә зиярәт кылган вакыттагы истәлекләрен сөйләде. Ул Польшаның Згеж шәһәрендәге зиратта Гадел Кутуйның каберен төзекләндерү кирәклеген әйтте.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100